Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаров "Хәтер кыры"

Таһир абый Шәмсуаровтан шигырь тәкъдим итәбез.

Көтәләр дип башка язмам инде,
Мин елармын ахры тын гына.
Солдат хатыннары китеп бара
Ирен эзләп хәтер кырына.


Әниләрнең кара чәчләренә
Хәсрәт-бәсләр иртә кундылар.
Бүгенгечә кайтып керер диеп,
Ишек бикләмичә кундылар.


Соңгы каһарманнар басып тора,
Иргәгәне уйлап тартынам.
Җиңү мәйданына килми калса
Кирәк булмас бару артыннан.


Тик батырлык янәшәдән атлар,
Тезелешеп узар күп еллар,
һәйкәл яннарында чәчәк тотып
Солдат балалары торырлар.


Онытырлар диеп уйламагыз,
Җир төренгәч язгы бер ямьгә
Ап-ак чәчле солдат улларының
Оныклары килер бәйрәмгә!


Солдат хатыннары китеп бара,
Ирен эзләп хәтер кырына.
Мин бу хакта бүтән язмам инде,
Бер елармын ахры тын гына...


Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев