Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

«Татарча диктант» акциясе быел шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана

Берничә атнадан елның иң көтеп алынган чараларының берсе – дөньякүләм белем бирү акциясе башлана.

Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.

24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә XI «Татарча диктант» акциясендә бөтен дөнья татар телендә грамоталык дәрәҗәсен тикшерә алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә.

Катнашу форматлары: офлайн – мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда. Онлайн – рәсми сайт аша. Офлайн мәйданчыклар Россия төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.

Офлайн мәйданчык оештырырга теләүчеләр 20 апрельгә кадәр diktant.tatar сайтында теркәлергә тиеш. Акцияне оештыру вакытында барлыкка килгән сораулар өчен МАХ һәм башка социаль челтәрләрдә махсус төркем булдырганнар. Мәйданчык оештырырга теләүчеләр әлеге төркемнәргә кушылырга тиеш.

 

https://tatar-inform.tatar/news/botendonya-tatar-yaslare-forumy-xi-tatarca-diktant-akciyasenda-katnasyrga-cakyra-5921616

фото: «Заман сулышы»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев