Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы күперләр ничек тоташа?
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы күперләр ничек тоташа?

Тиздән Динә Газалиеваның «Tatarstan Today. Дөнья өчен ачык» авторлык медиапроектының яңа сезоны башланачак.

 

Алып баручы һәм журналист янә республика ТВ-каналлары эфирында федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге танылган экспертлар белән аралашырга, кызыклы детальләр һәм проектлар турында сөйләргә әзер.

Сезонның беренче программасы — безнең республиканың төньяк башкала белән багланышлары турында. Авторлык карашы, махсус акцентлар һәм элек билгесез булган детальләр...

Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы бәйләнешләр турында тиздән «Яңа Гасыр», Татарстан-24 телеканалларында һәм «Татмедиа» медиа-ресурсларында белә алачакбыз.

Т


Нет комментариев