Татарстан Дәүләт Советы бүген язгы сессияне ачачак
Бүген республика парламентының язгы сессиясе VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы белән ачылачак.
Утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 11 республика һәм биш федераль закон проекты.
Республика законнарының барлык проектлары да беренче укылышка әзер. Алар мәгариф, транспорт салымы, оешмалар мөлкәтенә салым, ТР дәүләт граждан хезмәте, ТР Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, ТРда автотранспорт һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре, Татарстанда җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру, Татарстанда урманнардан файдалану, Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге мәсьәләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев