Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан депутатлары наркотиклар таратучылар өчен җәзаны катгыйландырырга җыена

Татарстан депутатлары наркотиклар тарату һәм сату өчен җәзаны катгыйландырырга ниятли.

Бу нисбәттән, "РФ Җинаять кодексының 64 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү турында закон инициативасын карадылар.

Федераль закон проектын, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әзерләгән.

"Наркотиклар һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрнең җәмәгатьчелек өчен куркынычы шиксез. Җинаять җаваплылыгы озак вакытка иректән мәхрүм итүне күздә тота. Хәтта иректән гомерлеккә мәхрүм итү дә каралган", - дип искәртте Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров.

Ләкин, аның сүзләренчә, статистика буенча, җәзаларны еш кына йомшарталар, иректән мәхрүм итү булган очракта да, Җинаять кодексында каралган иң йомшак җәзадан да йомшаграк дәрәҗәдә билгелиләр.

Депутат наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләр авыр һәм аеруча авыр категориясенә кергәнен искәртте.

Чубаров, җинаятьчеләрнең моннан файдаланып, төрле хәйләле юлларны эзләвен әйтте. "Мәсәлән, зур партия наркотиклар ташучылар, сатучылар итеп, махсус йөкле хатын-кызларны, күп балалы аналарны, инвалидларны, суд органнары кызганырлык башка затларны сайлыйлар", - диде.

Александр Чубаров әйтүенчә, җинаять кылу өчен шул кешеләрне әзерләп кую мөмкинлеге булмасын өчен, наркотиклар тарату өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтү максатыннан, федераль законда каралган җәзадан йомшаграк җәза билгеләргә ярамау тәкъдим ителә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәиит Мөхәммәтшин да фикерен белдерде. "Кызганыч, көн саен наркомания белән бәйле җинаятьләр турында мәгълүмат алабыз. Җинаятьчеләр юлларын таба. Законга үзгәрешләр кертсәк, халкыбызны бу социаль куркынычтан саклый алачакбыз", - дип белдерде.

Депутатлар закон инициативасы проектын бертавыштан хуплады.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-deputatlary-narkotiklar-taratu-ocen-azany-katgyilandyryrga-yena-5856052

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев