Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан эшмәкәрләре тикшерүләргә мораторийны бозу фактлары турында хәбәр итә алалар

Мораторий нәтиҗәсендә республикада 2 211 тикшерү гамәлдән чыгарылды.

Март аеннан Россиядә бизнесны тикшерүләргә мораторий эшли башлады. Кабул ителгән чара нәтиҗәсендә бөтен ил буенча 190 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган, Татарстан Республикасында бу сан 2 меңнән артык тәшкил итә. Республика эшмәкәрләренең, мораторийны бозу очрагында, шикаять бирү яки күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлекләре нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать җибәрү мөмкинлеге бар.

Исегезгә төшерәбез, мораторий Россия Хөкүмәте тарафыннан 10 март көнне кертелде һәм барлык предприятиеләр өчен – агымдагы ел азагына кадәр, IT-өлкәсе предприятиеләре өчен өч ел дәвам итәчәк. Карар административ йөкләнешне киметәчәк, бизнеска үз эшчәнлекләрендә көчләрне тупларга мөмкинлек бирәчәк. Гамәлгә кертелгән федераль, төбәк һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан планлы тикшерүләр үткәрүгә мораторий нәтиҗәсендә республикада 2 211 тикшерү гамәлдән чыгарылды, башланган 512 дән артык тикшерү туктатылды.

Бизнес вәкилләре, мораторийны бозуга юлыккан очракта, Россия Икътисади үсеш министрлыгына, proverki.net@economy.gov.ruмахсус электрон почта адресына гариза җибәреп мөрәҗәгать итә алп, тикшерүче карары белән килешмәгән очракта – РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша судка кадәр шикаять бирү системасына шикаять бирә алалар.

Тикшерү факты буенча һәм консультация алу өчен кайнар линия номеры 8-800 222 37 22

https://mert.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2070523.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев