Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы партнерлык турында килешү имзалады

Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында мәгариф һәм фәнни-техник партнерлык турында килешү төзелде.

Килешүне имзалау Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашуы кысаларында булды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Әңгәмә барышында Татарстан Рәисе кыскача сөйләгәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 4,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, 2,2 млн тонна шикәр чөгендере үстерелгән, 1,2 млн тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә җитештерелгән. Аның сүзләренә караганда, быел да мул уңыш көтелә.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын билгеләп үтәсем килә. Безнең өчен бу меңләгән гаилә язмышы һәм авылларыбызның йөзе», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул аңлатканча, узган ел республикада бу программа буенча 164 социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелгән һәм модернизацияләнгән. Бу, аерым алганда, кан тамырлары үзәге, мәктәп, балалар бакчасы, яшьләр үзәге. Шулай ук 18 километрдан артык коммуналь челтәр салынган, башка эшләр башкарылган. Агымдагы елда 420 объект финансланган.

Очрашу азагында ике килешү имзаланды.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев