Татарстан Президенты мөһим Указга кул куйды
Татарстан Президенты Указы нигезендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да «За доблестный труд» медале белән бүләкләнәчәк.
Татарстанда аның белән 46 мең 177 кеше - сугышта катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгәннәр бүләкләнә. Бу хакта бүген республикабызның Хөкүмәт Йортында "Победа"ның оештыру комитеты утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Президент сүзләренә караганда, бу юнәлештә эш башланган. Ул урыннарда җирле власть органнарыннан медальне тантаналы шартларда тапшыруны тәэмин итүне таләп итте.
http://almet-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/tatarstan-prezidenty-mim-ukazga-kul-kuydy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев