Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Президенты Татарстанда Халык санын алуны оештыруга югары бәя бирде

Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты халык санын алуда катнашкан.

Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу югары дәрәҗәдә оештырылган һәм үткәрелә. «Барлык чаралар да график буенча уза», диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республикада яшәүчеләргә җанисәптә катнашулары өчен рәхмәт әйтте.

«Безгә халык саны күпме булуын, структураны, аларның кайда яшәвен, нинди мәсьәләләр борчыганын төгәл аңларга кирәк», — диде ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина искәрткәнчә, халык санын алу ике көннән тәмамланачак. Халык санын алучылар килгәндә хуҗалары өйдә булмаган торак йортларга һәм фатирларга киләсе атнада кабат йөреп чыгу дәвам итә.

Элегрәк Татарстанстат хәбәр иткәнчә, халык санын алуда Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты катнашкан.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев