Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Рәисе район Мәгариф идарәләре башлыкларына яңа машиналар тапшырды

Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта Мәгариф идарәләренә тантаналы төстә машина ачкычлары тапшырдылар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогик хезмәткәрләргә 49 яңа LADA Vesta автомобиле ачкычларын тапшырды.

Эш машиналарын муниципалитетларның Мәгариф идарәләре һәм бүлекләренең җитәкчеләре кабул итеп алды.

Әлеге тантанага район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин да чакырулы иде. Биредә Вагиз Санатуллинга эш машинасы ачкычы тапшырылды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Бүген шулай ук Казанда  мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узачак.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2223893.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев