Татарстан Республикасы салым хезмәте рәсми хезмәт хакының мөһимлеген искә төшерде
Социаль гарантияләрне тәэмин итәргә һәм киләчәгеңне рәсми эшкә урнашканда гына якларга мөмкин.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе гражданнар игътибарын хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерүнең мөһимлегенә юнәлтә.
Хезмәт хакын «конвертларда» алу хезмәткәрне закон нигезендә каралган хокуклардан мәхрүм итә. Рәсми керем – ул исәп-хисап кәгазендәге сан гына түгел, ә гражданнарның социаль статусы һәм матди иминлеге нигезе. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Пенсия капиталын формалаштыру хезмәт хакының легальлегенә турыдан-туры бәйле: эш бирүче „ак“ хезмәт хакыннан түли торган иминият кертемнәре булачак пенсиянең нигезе булып тора, ә аларның булмавы пенсия белән тәэмин ителешнең сизелерлек кимүенә китерә. Моннан тыш, социаль пособиеләр күләме – вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу яки производство травматизмы буенча-бары тик рәсми хезмәт хакыннан чыгып кына исәпләнә», – дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Россия Федераль салым хезмәте үз керемнәрен контрольдә тоту өчен уңайлы цифрлы инструментлар бирә. Рәсми хезмәт хакы һәм түләнгән салымнар турындагы актуаль мәгълүматларны һәркем Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы "Физик затлар өчен шәхси кабинет" ның "Керемнәр" бүлегендә карый ала. Түләүнең тәкъдим ителгән дәрәҗәсе тармак буенча уртача базар күрсәткечләренә ни дәрәҗәдә туры килүен бәяләргә «салым йөкләнешен исәпләү буенча салым калькуляторы» сервисы ярдәм итәчәк.
Әгәр дә эш бирүче рәсми рәвештә хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүдән баш тартса һәм «соры» хезмәт хакын түләсә, ТР Федераль салым хезмәте идарәсе нигезендә, гражданнар яклау сорап район прокуратурасына, Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, территориаль салым органына яки суд инстанцияләренә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Өстәмә мәгълүматны һәм рәсми булмаган мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияне 8 (843) 528-09-90 (өстәмә. 13-94) телефоны буенча алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев