Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм томан турында кисәтә
Яшенле яңгыр вакытында җил тизелеге 15–20 м/с ка кадәр җитәчәк.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 20 июльдә, Татарстан территориясендә, шулай ук Казанда, яшенле яңгыр һәм томан булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез вакыты белән яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр да булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Яшенле яңгыр вакытында җил тизелеге 15–20 м/с ка кадәр җитәчәк. Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк, диелгән һава шартлары бозылу турындагы хәбәрдә.
Төнлә температура 15-20 градус, ә көндез 24-29 градус җылы булачак.
Россия Гидрометеорология үзәге күп кенә төбәкләрдәге, шул исәптән Татарстанда, югары һава температурасы саклану яшенле яңгырлар явуга китерәчәк дип хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев