ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан студентлары 11 мең сумга кадәр транспорт гранты алырга мөмкин

Грантка Татарстаннан 5,7 мең студент дәгъва итә ала.

Актив студент тормышы алып барган Татарстан студентлары 11 мең сумга кадәр транспорт гранты алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.

    "Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, студентлар транспорт грантына бюджеттагылар гына түгел, коммерция формасы буенча белем алучылар да гариза бирә ала", – диде ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, гаризалар кампаниясе ноябрьдә башланачак һәм грантка бөтен Татарстаннан барлыгы 5,7 мең студент дәгъва кыла ала. Гаризаны югары һәм урта махсус уку йортларында укучылар студентлар лигасы сайтында бирә ала.

 

 


Нет комментариев