Татарстан велосипедчысы Илнур Зәкарин Чаллыда футбол аренасы төзеде һәм турнир оештырды
Яр Чаллыда Zak Арена барлыкка килде.
Татарстаннан танылган велоузышчы Илнур Зәкарин Яр Чаллыда ябык футбол аренасы төзеде һәм турнир оештырды. Бу хакта велоузышчы үзенең социаль битендә язган.
«Һәм менә без Zak Арена төзедек! Хәзер спорт сөючеләр бер бинага җыелып, вакытны файдалы итеп үткәрә ала. Инде декабрьдә үк без шәһәр тарихында өлкәннәр өчен мини-футбол буенча иң масштаблы турнир һәм балалар турниры уздырачакбыз. Һәм мин ышанам ки, алга таба – күбрәк тә булыр. Бу әле эшләрнең башы гына», – дип язды Зәкарин.
Барлык оештыру мәсьәләләре белән велосипедчының абыйсы Айдар Зәкарин шөгыльләнгән, ә ул, нигездә, проектны финанслауны тәэмин иткән.
Zak аренаның заманча газон белән капланган 20-40 метрлы кыры бар. Биредә ел әйләнәсендә футбол турнирлары һәм иптәшләрчә матчлар үткәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев