Татарстанда 2020 ел ахырына барлык мәктәпләр югары тизлекле интернетка тоташтырылачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 2020 ел ахырына барлык мәктәпләр югары тизлекле интернетка тоташтырылачак

Татарстанның барлык мәктәпләре агымдагы ел ахырына югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның 31 декабренә кадәр республиканың 559 мәгариф оешмасы, ә бу 546 мәктәп һәм 13 көллият һәм техникум, Интернетка җепселле-оптик элемтә линияләре технологиясе буенча тоташтырылачак. «Бу эш „Цифрлы икътисад“ илкүләм программасының социаль әһәмиятле объектларын тоташтыру буенча федераль проекты нигезендә эшләнәчәк», — дип сөйләде Рөстәм Зиннәтуллин.

Моннан тыш, 522 оешма, шул исәптән 499 мәктәп һәм 23 урта һөнәри белем бирү учреждениесе, бу елның 1 сентябренә кадәр «Связьинвестнефтехим» АҖ инвестиция программасы хисабына Интернетка тоташтырылачак, дип билгеләп үтте Зиннәтуллин.

«Шулай итеп, Россиядә беренче тапкыр субъектның барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернетка ия булачак», — дип ассызыклады ул.

Зиннәтуллин хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләре Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителгәнен өстәп әйтте. Барлыгы 11 меңнән артык керү ноктасы урнаштырылган.

«Әлбәттә, урнаштырылган Wi-Fi җайланмалары вакыт узу белән алмаштыруны таләп итә. Мондый эш республикада финанслау бүлеп бирелү белән планлы рәвештә алып барыла. Мәктәпләрдә урнаштырылган Wi-Fi җиһазларын модернизацияләү урта сроклы перспективада планлаштырыла», — дип тәмамлады ул.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның 31 декабренә кадәр республиканың 559 мәгариф оешмасы, ә бу 546 мәктәп һәм 13 көллият һәм техникум, Интернетка җепселле-оптик элемтә линияләре технологиясе буенча тоташтырылачак. «Бу эш „Цифрлы икътисад“ илкүләм проектының социаль әһәмиятле объектларын тоташтыру буенча федераль проекты нигезендә эшләнәчәк», — дип сөйләде Рөстәм Зиннәтуллин.

Моннан тыш, 522 оешма, шул исәптән 499 мәктәп һәм 23 урта һөнәри белем бирү учреждениесе, бу елның 1 сентябренә кадәр «Связьинвестнефтехим» АҖ инвестиция программасы хисабына Интернетка тоташтырылачак, дип билгеләп үтте Зиннәтуллин.

«Шулай итеп, Россиядә беренче тапкыр субъектның барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернетка ия булачак», — дип ассызыклады ул.

Зиннәтуллин хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләре Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителгәнен өстәп әйтте. Барлыгы 11 меңнән артык керү ноктасы урнаштырылган.

«Әлбәттә, урнаштырылган Wi-Fi җайланмалары вакыт узу белән алмаштыруны таләп итә. Мондый эш республикада финанслау бүлеп бирелү белән планлы рәвештә алып барыла. Мәктәпләрдә урнаштырылган Wi-Fi җиһазларын модернизацияләү урта сроклы перспективада планлаштырыла», — дип тәмамлады ул.

 https://tatar-inform.tatar/news/science/28-06-2020/tatarstanda-2020-el-ahyryna-barlyk-m-kt-pl-r-yugary-tizlekle-internetka-totashtyrylachak-5752759

Фото: https://pixabay.com/ru

Нет комментариев