Татарстанда 2021 елда урман торгызу эшләре өчен 33 миллион данә үсенте үстерелгән
Әлеге эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.
Татарстан республикасында урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү төгәлләнде.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге мәгълүматлары буенча, быел барлыгы 33 миллион данә үсенте үстерелгән, шулуларның 12 миллион данә ябык тамыр системалы үсенте - ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә. Ылыслы токымнардан - 24,6 миллион данә, яфраклы токымнардан – 7,7 миллион данә, куаклар – 0,7 миллион данә. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә.
"Утырту материалын җитештерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Быел без планны 7 процентка арттырып үтәдек һәм 33 миллион данә орлык үстердек. Бу сан 2022 елда төбәк проекты кысаларында урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару өчен җитәрлек", - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев