Татарстанда 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына бер тапкыр акчалата түләү биреләчәк.
Тиешле карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Түләү күләме укучының ничә фәннән максималь нәтиҗә күрсәтүенә бәйле. Бер фәннән 100 балл алган чыгарылыш сыйныф укучысына 15 мең сум биреләчәк. Ике имтиханнан 100 балл җыйганнарга түләү 25 мең сум, ә өч фәннән максималь нәтиҗә күрсәткән укучыларга 35 мең сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, Татарстанда югары нәтиҗә күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучыларын бер тапкыр акчалата бүләкләү системасы гамәлдә булачак.
Нет комментариев