Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда «Ел табибы» конкурсына яңа номинацияләр өстәделәр

Татарстанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр – 2026» конкурсы кагыйдәләрен һәм номинацияләрен яңарттылар.

Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Конкурс медицина һөнәренең абруен күтәрүгә һәм табибларның һөнәри дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән.

Быел катнашучыларны сайлап алу системасы үзгәрде: башта кандидатларны табиблар һәм пациентлар катнашында медицина учреждениеләрендә сайлыйлар, шуннан соң җиңүчеләр өстәмә сайлап алуны Татарстанның әйдәп баручы клиникаларында узалар. Йомгаклау исемлеген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет төзи.

Бүләкләү тантанасы гадәттәгечә июнь аенда узачак һәм медицина хезмәткәре көненә туры китереләчәк.

Шулай ук конкурста яңа номинацияләр барлыкка килде. "Профессиягә тугрылык» элеккеге «Сәламәтлек саклау легендасы" на алмашка килде һәм медицина үсешенә зур өлеш керткән өчен табибларга биреләчәк.

«Шәфкатьлелек һәм кайгырту» номинациясе урта медицина белеме булган белгечләр өчен каралган. «Яшь гвардия» 5 елдан 8 елга кадәр стажлы яшь табибларга юнәлдерелгән. Моннан тыш, «Сәламәтлек синергиясе» команда номинациясе кертелде, анда эш нәтиҗәлелеге һәм пациентларга ярдәм сыйфаты буенча медицина коллективлары бәяләнәчәк.

Вести-Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев