Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда электр белән тәэмин итүче җил парклары булдыру мәсьәләсе якындагы елда хәл ителәчәк

Потенциаль мәйданчыкларның һәркайсы 60 тан 200 мВтка кадәр “яшел” энергия эшләп чыгарачак.

 

Республикада беренчеләрдән булып электр белән тәэмин итүче җил парклары төзү якындагы елда башланырга мөмкин. Бу фаразны Татарстан промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер инвесторлар ТРда паркларны булдыру өчен берничә мәйданчыкны актив өйрәнә, киләчәктә алар электр энергиясен үстерәчәк. Аларның һәрберсенең, фаразлар буенча, куәте 60 тан 200 мВтка кадәр булачак.

“Без инде 2021 елда ук бу карарлар кабул ителәчәк дип өметләнәбез. Алга таба дәүләт ярдәме чаралары рәсмиләштереләчәк, һәм 2021-2022 елларда турыдан-туры төзелеш башланачак”, – ди  Кәримов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев