Татарстанда гадәттән тыш хәл килеп чыккан
Ир-ат, махсус номерга шалтыратып, хатынының машинада бала таба башлавы турында хәбәр итә. Ләкин көмәнле хатын янына табиблар түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән.
Әлмәттә юл-патруль хезмәте инспекторлары көмәнле хатынны бала табу йортына вакытында китереп җиткергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
16 июль төнендә Ленин урамында бер ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләренә хатыны машина салонында менә-менә бала табачак дип хәбәр иткән.
Юл-патруль хезмәтенең аерым взводы инспекторы Линар Бадыйков һәм аның хезмәттәше Родион Гавричичев хатын-кызны шунда ук үз автомобильләренә утыртып, сиреналарын кабызып бала табу йортына юл тоткан. Алар медицина учреждениесенә үз вакытында килеп җиткән. Шул ук көнне малай дөньяга аваз салган.
Бала туганнан соң, юл-патруль хезмәте инспекторлары ир белән хатынны тәүге сабыйлары дөньяга килү белән котлап, аларга автокресло бүләк иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев