Татарстанда яңа уку елына мәктәп каникуллары даталары билгеле
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда яңа уку елына мәктәп каникуллары даталары билгеле

Татарстанда 2025-2026 уку елына мәктәп каникуллары даталары билгеле булды.

«Вести Татарстан» хәбәр иткәнчә, җыелышларда ата-аналарга шул турыда мәгълүмат җиткерелгән, дип яза «Татар-информ».

    Көзге каникуллар 27 октябрьдә башланып, 6 ноябрьдә тәмамлана.

    Кышкы каникуллар 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

    Яз көне укучылар 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял итәчәк.

    Җәйге каникуллар 27 майда башлана.

Беренче сыйныф укучылары өчен 16-22 февральдә өстәмә ял көннәре каралган.

 

 https://kukmor-rt.ru

фото: Татар-информ

 


Нет комментариев