Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда җиде ел эчендә легаль таксилар саны 271,2 процентка арткан

Татарстанда 2019 елдан легаль таксилар саны 271,2% ка арткан.

Бүгенге көндә такси эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәте булган автомобильләр саны 24 меңнән артып киткән, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.

"Закон кабул ителү такси тармагының соры зонадан тиз чыгуына китерде. 2019 елда Татарстанда 6,5 мең машинага рөхсәт бирелгән", - дип билгеләделәр министрлыкта.

Быелның гыйнварыннан Татарстанда 6,1 мең җиңел такси йөртүче теркәлгән. Аларның 5,5 меңнән артыгы  – үзмәшгульләр, 504е – шәхси эшмәкәрләр, 42се – юридик затлар.

Республиканың агрегаторлар реестрында 32 җиңел таксига заказ бирү хезмәте исәпләнә, шуларның 26сы – юридик затлар һәм алтысы – шәхси эшмәкәрләр.

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев