Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә хөкемгә тартылган 13 кеше эш тапкан

Ел башыннан алып Татарстандагы «Россия эше» кадрлар үзәгенә 37 хөкем ителүче мөрәҗәгать иткән, шуларның 13е эшкә урнаштырылган.

24 кеше исәптә тора, дип хәбәр итә ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәте.

«Кадрлар үзәге хезмәткәрләре хезмәт базарына җайлашырга ярдәм итә. Белгечләр ихтыяҗ зур булган вакансияләр турында сөйли, „Россия эше» цифрлы платформасында эшләргә өйрәтә, көндәшлеккә сәләтле резюме төзүдә ярдәм итә, хезмәткәрләр белән әңгәмәләр оештыра һәм хезмәт законнары нечкәлекләрен аңлата», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

«Россия эше» кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин билгеләп үткәнчә, иреккә чыгарга әзерләнүчеләргә аерым игътибар бирелә.

«Һөнәре булмаган кешеләргә азат ителгәннән соң «Кадрлар» илкүләм милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты ярдәмендә белем алырга яки квалификация күтәрергә тәкъдим итәләр. Алар өчен һөнәри белем бирүнең 77 индивидуаль программасы гамәлдә», - диде ул.

Хөкем ителгән гражданнарны эшкә урнаштыру эше республикада системалы нигездә алып барыла һәм ул рецидив җинаятьчелек дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән, дип белдерделәр ТР Мәшгульлек үзәгендә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев