Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы расланды
Татарстан табиблары узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагын ачыклаган. Аларның 2се генә читтән кертелгән.
12 кеше - госпиальдә, 50 кеше - өйдә дәвалана.
авыручыларның иң күбе - Казанда - 28, Чаллыда - 10. География буенча карасак, бер тәүлектә Әлки, Әтнә, Югары Ослан, Зеленодольскида, Түбән Камада - икешәр очрак.
Әлмәт, Апас, Алабуга, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман - берәр очрак
Биектау - өч очрак, Тукай - дүрт очрак теркәлгән.
Диагностика башланганнан бирле Татарстанда Covid-19 авыруының 2849 очрагы теркәлгән, шул исәптән 1959 кеше әлеге авырудан дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев