Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда коткаручылар боз өстеннән сигез яшүсмерне чыгарган

Балалар белән юка бозга керү куркыныч булуы турында әңгәмә үткәргәннәр.

Чаллыда коткаручылар Мәләкәс елгасында боз өстеннән сигез яшүсмерне чыгарган. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 16.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына хатын-кыз шалтыраткан. Ул Мәләкәс елгасындагы боз өстендә балалар йөгереп йөрүен әйткән», – диелгән хәбәрдә.

Елга янына 6нчы зона патруль-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Алар сигез үсмерне боз өстеннән чыгарган һәм юка бозга керү куркыныч булуы турында әңгәмә үткәргән.

Аннары балаларны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга тапшырганнар.

Чыганак:https://tatar-inform

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев