Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда пенсия льготаларының барысы да сакланачак

Татарстан җитәкчесе сүзләре буенча, республикадагы льготларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум чамасы.

Татарстан Республикасында пенсия льготаларының барысы да сакланачак. Бу турыда республика Президенты Рөстәм Миңнехановка сылтама белән ТАССагентлыгы хәбәр итте.

Татарстан җитәкчесе "Россия1" каналына биргән интервьюда әйткәнчә, республикадагы льготаларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум чамасы. Төбәктә кабул ителгән һәм Владимир Путинның телемөрәҗәгатендә искә алынган барлык пенсия льготалары да республикада гамәлгә ашырылачак, дигән Рөстәм Миңнеханов.

Моңа кадәр, 29 августта, Россия Президенты Владимир Путин ил халкына телемөрәҗәгать белән чыкты. Ул гражданнарга хәзерге пенсиягә чыгу яшендә булган льготаларны сакларга тәкъдим итте.
 

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев