Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда СВО катнашучыларыннан «Дуслар» ирекле дружинасы оештырылачак

Татарстанда «Дуслар» яңа ирекле оешмасын төзү планлаштырыла,

Ул җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм итү өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларны берләштерәчәк. Дружиначылар полициягә республиканың торак пунктларында патрульлек итүдә ярдәм итәчәк.

Проект "Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.  Ул СВО ветераннарын тыныч тормышка яраклаштыруга юнәлдерелгән, ә "Дуслар" аның гамәли юнәлешләренең берсе булачак.

Әзерлекнең беренче этабы инде төгәлләнгән – җәмәгатьчеләр һәм волонтерлар катнашында фикер алышулар уздырылган, концепция формалаштырылган. Хәзер оешманы юридик теркәү бара. Алга таба дружиначылар, хокукый нигезләрне дә кертеп, беренче ярдәм күрсәтү һәм патрульлек нигезләрен, шулай ук эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә сертификация узачак.

 

Вести- Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев