Татарстанда тагын бер коронавирус очрагы теркәлгән
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда тагын бер коронавирус очрагы теркәлгән

Татарстанда тагын бер коронавирус Covid-19 авыруын ачыкладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

 

Пациент хатын-кыз авыруны Аргентинадан, Мәскәү аша транзит белән алып килгән. Татарстанга әлеге хатын-кыз SU1278 рейсы белән очкан.

Авыру хатын-кыз белән бер рейста самолетта очкан пассажирларны, шулай ук аның белән элемтәгә кергән кешеләрне коронавируска тикшергәннәр, дип өстәде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев