Татарстанда талпан кадалуның беренче очраклары теркәлгән
Татарстанда бу сезонда талпан тешләүнең беренче очраклары теркәлде.
27 мартка булган мәгълүматларга караганда, бу бөҗәкләрдән җиде кеше зыян күргән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе мәгълүматларына сылтама белән «Реальное время» хәбәр итә.
Талпан кадалу очраклары: Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Нурлат районнарында, шулай ук Казанда булган. Шунысы кызык, башкала кешесе Сочидан талпан алып кайткан. Башка зыян күрүчеләр аларны урманда, дачада һәм этләр йөргәндә эләктергән.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, куркыныч инфекцияләр булу-булмавына талпаннарны тикшерү гадәттәгечә апрель уртасыннан башлана, ә хәзер кешеләрдән алынган талпаннарга анализлар әле үткәрелмәгән.
НТР 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев