Татарстанда төнлә температура минуска кадәр төшәргә мөмкин
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда төнлә температура минуска кадәр төшәргә мөмкин

 (Казан, 7 июнь, "Татар-информ").

Татарстан территориясендә кайбер урыннарда 8 июнь төнендә температура минус 1 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.

Бүген республиканың кайбер районнарында бераз яңгыр явуы көтелә. Температура 12-17 градус җылы тәшкил итәчәк.


Нет комментариев