Татарстанда үлемгә китергән аварияләр саны арткан - 113 кеше һәлак булган
Быел Татарстан юлларындагы аварияләрдә 113 кеше һәлак булган.
Бу хакта бүген «Татар-информ» ның Татарстан Республикасы территориясендә аварияләр торышы турындагы матбугат конференциясендә республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.
"Бүгенге көндә республикада 148 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, кызганыч, аларда 113 кешенең гомерен өзгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26 кешегә күбрәк. Аварияләрдә 1268 кеше имгәнгән. 2025 елның шул ук чорында бу күрсәткеч 49 җәрәхәтләнүчегә түбәнрәк", - дип сөйләде Рөстәм Гарипов.
Юл-транспорт һәлакәтенең иң авыр нәтиҗәләре, алар каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан.
"Оператив мәгълүматларга караганда, ел башыннан 78 шундый юл – транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 39 кеше һәлак булган, 128 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган», - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев