Татарстанда яшелчәләргә бәя арткан
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда яшелчәләргә бәя арткан

Былтыр шикәр, йомырка һәм ит бәясе арткан иде.

2019 елның беренче кварталында Татарстанда кәбестәгә бәя ике тапкыр диярлек арткан һәм ул республикада азык-төлек инфляциясенең лидеры булган. Башка яшелчәләр - кишер, суган, бәрәңге бәясе дә арткан. Бу турыда Татарстанстат ясаган бәяләр мониторгы нәтиҗәләре күрсәтә.

Ел башыннан бирле кәбестә 116 процентка арткан. Узган елның декабрендә кәбестәнең 1 килосы 22 сум торса, хәзер ул 48 сум чамасы тора.

Шулай ук ел башыннан бирле кишер һәм суган 53 һәм 44 процентка арткан. 1 кило кишер бәясе ун сумга, суган бәясе 12 сумга күтәрелгән. Бәрәңге һәм карабодай ярмасы бишәр сумга арткан.

Былтыр шикәр, йомырка һәм ит бәясе 23, 13 һәм 8 процентка арткан иде. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/12/184394/

Фото: архив / Салават Камалетдинов
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/12/184394/


Нет комментариев