Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган. Бу хакта юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.
«Кичке сәгать алтылар тирәсендә Әлмәт - Сарман юлында ике чит ил машинасы - «Рено» внедорожнигы һәм «Рено» җиңел машина юл бүлешә алмаган», - дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.
Машиналарның кара-каршы бәрелешүе аркасында ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/21/194003/
Нет комментариев