Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда зарарлы матдәләр чыгаруны арттырган 33 автомобиль ачыкланган

«Чиста һава» операциясе башланганнан бирле Татарстанда 2145 автомобиль тикшерелгән.

Рөхсәт ителгән нормаларын арттыруны 33 транспорт чарасында ачыклаганнар, бу тикшерелгәннәрнең гомуми санының 1,5%  тәшкил итә. Бу хакта республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Операция 1 июньдә башланды һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тикшерүләрне Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе белән берлектә үткәрәләр. 2024 елдан аларга шулай ук Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча Төбәкара территориаль идарәсе дә кушылды.

Чара барышында белгечләр 1850 җиңел автомобиль, 107 йөк машинасы һәм 188 автобусны тикшергәннәр. Күпчелек хокук бозуларны бензин двигательле машиналарда ачыклаганнар – 26 очрак теркәлгән. Норманы  арттырган тагын биш автомобиль дизельле, икесе – газ моторлы булып чыкты.

17 июльгә булган мәгълүматка караганда,  операция республиканың 16 муниципалитетында уза. Тикшерүләр Югары Ослан, Чистай, Буа, Түбән Кама, Азнакай, Арча, Лениногорск, Тукай, Менделеевск, Алабуга, Балтач, Теләче, Саба һәм Әлмәт районнарында, шулай ук Казанда һәм Яр Чаллыда алып барыла.

«Чиста һава» операциясе «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

 

татар-информ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев