Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстандагы бер авылның үз Диснейленды булачак

Төркия ягыннан гомуми инвестицияләр күләме 650 миллион доллар тәшкил итәчәк.

Татарстаның Лаеш районы Столбище авылында күңел ачу паркы төзиячәкләр. Бу хакта Казанның Совет районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районда Төркия делегациясе эшлекле сәфәр белән булды. Төркия инвесторлары Столбище авылында урнашкан Смарт-сити җир участокларын карадылар. Төркия эшмәкәрләре бу территорияне тематик парк проектын гамәлгә ашыру мәйданчыгы буларак карыйлар.

Проектка 200дән артык кибет, төрле туклану нокталары, кунакханәләр, 5D кинотеатры, бөтен гаилә өчен аттракционнар кергән.

Төркия ягыннан гомуми инвестицияләр күләме 650 миллион доллар тәшкил итәчәк дип планлаштырыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169346/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев