Татарстанга салкын циклон килә
Кызу һава торышына алмашка - салкыннар
Бу атнада Татарстанда яшенле яңгыр, боз, салкын, тотрыксыз һава торышы көтелә.
Әлеге мәгълүматны ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада һава шартлары 26 майда үзгәрәчәк. Иртәгә актив атмосфера фронтлары хәрәкәт иткәндә көчле яңгырлар көтелә. Кайбер урыннарда яшен һәм секундына 16-21 метр тизлектә булган көчле җил фаразлана. Шулай ук урыны белән боз явуы ихтимал.
Чәршәмбе, ягъни 27 майда шулай ук Татарстан территориясендә болытлы һава торышы өстенлек итәчәк. Урыны белән яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Боз явуы ихтимал.
Атнаның калган көннәре дә төбәк циклон йогынтысында булачак. Димәк, салкын, тотрыксыз һава торышы саклана, урыны белән яңгырлар көтелә. Төнлә термометр баганалары +4...+9 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +15...+20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев