Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанлылар күпфункцияле үзәкләр аша Бөтенроссия халык санын алуда катнаша алачак

Күпфункцияле үзәкләрдә стационар постлар булдырылачак.

Татарстанда яшәүчеләргә  күпфункцияле үзәкләр аша җанисәпне алуда  катнашу  мөмкинлеге тудырылачагы турында, Республика  күпфункцияле үзәге  директоры Ленара Мозаффарова  киңәшмәдә сөйләде.  Ул, берничә айдан мондый үзәкләрдә, халык санын алу буенча стационар постлар эшли башлаячагын әйтте.  Шулай ук, РФ госуслуги порталында  электрон битне үзлегеңнән тутыру мөмкин булуына  искәрмә ясады.  "2020 елдагы ТР Президентын, Дәүләт думасы , Дәүләт советы депутатларын сайлаулар да,  МФЦ катнашында булды, сентябрь аенда булачак Россия парламентына сайлауларның  да бердәм һәм  нәтиҗәле булуына  ышанам,"- диде  үзәкнең директоры, -  без  Республиканың үзәк сайлау комиссиясе белән тыгыз  элемтәдә  эшлибез,"

Элегерәк "Татар- информ" агентлыгы, Казанда  МФЦның  50 кабул итү тәрәзәсе булган  яңа офисы ачылуы турында хәбәр иткән иде.

 

https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев