Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшүчеләр яңа телеканал - ЮВТдан көндә яңалыклар тыңлый алачак

10 февральдә ЮВТканалы эшен башлады, аның аудиториясен 470меңнән артыграк кеше тәшкил итү мөмкинлеге фаразлана.

Информацион үзәк Әлмәт телерадиокомпаниясе базасында, "Татмедиа" АҖ филиалында  урнашкан.  

ЮВТ каналында, 18.00 сәгатьтә татарча  яңалыкларны көндә карарга мөмкин булачак. Яңалыклар һәм һава торышы программаларына алып баручылар кастинг ярдәмендә сайлап алынды. Һава торышын  бу каналда 13 яшьлек Арслан Әсәдуллин, яңалыкларны-Рушан Камаев алып барачак. Алар икесе дә кастингта халыкның күп санлы тавышына лаек булдылар.

Яңа форматтагы кичке яңалыкларны Лилия Сәлимҗанова ачып җибәрде инде. "Без бик күп яңа талантлар ачтык, кастингта катнашкан кешенең күбесен күрәчәк телевизор караучылар,"-диде филиал җитәкчесе һәм каналның баш редакторы Людмила Воронина.

ЮВТның партнеры "Татарстан-24" каналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев