ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор Covid19 вакцинасына каршы өндәүчеләргә җавап бирде

Коронавируска каршы вакцина ясау - бу инфекциягә кешеләрдә иммунитет булдыру, әлеге кизүне җиңүнең иң дөрес юлы.

" Вакцинаның зыянлы булуын исбатларга теләп өндәүчеләргә бирешергә кирәкми, ковидка каршы вакцина куркынычсыз булганга  күрә аны халыкка ясау мөмкинлеге туды,прививка ясату һәркемнең үз иркендә, без монда проблема күрмибез,"- диде сәләмәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Ә Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, вакцинага каршы өндәүчеләргә, бу турында фәнни язмалардан укып мәгълумат алырга киңәш итте:  "Төрле ифекцияләргә каршы вакцина  ясау, әле коронавируска кадәр, элек булган күп кенә кизүләрне җиңәргә ярдәм итте," - диде ул.

http://tatar-inform


Нет комментариев