«Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы 22 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр «Тормыш өчен инфраструктура»илкүләм проекты ярдәмендә узды.
Анда бөтен ил буенча 1-9 сыйныфларның 7 миллионга якын укучысы катнашты, алар юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен тикшерделәр һәм ныгыттылар.
Татарстанда олимпиадага 193 226 укучы кушылды. Бу хакта республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, хакимиятнең төп бурычларының берсе – аварияләрне эзлекле рәвештә киметү һәм беренче чиратта юл хәрәкәтендә катнашучыларны – балаларны һәм яшүсмерләрне яклау.
Аның сүзләренчә, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юлларда балаларның куркынычсызлыгы өстендә системалы эшлиләр, шул исәптән балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча чаралар үткәрәләр.
Олимпиада инде җиденче ел рәттән уздырыла. Быел Татарстан мәктәп укучылары да ярышларда актив катнаштылар.Олимпиада вакытында укучылар реаль юл вәзгыятьләрен ачыкладылар һәм җәяүлеләр һәм пассажирлар ролендә, шулай ук велосипедлар һәм шәхси мобильлек чаралары белән идарә иткәндә үзләрен дөрес тотарга өйрәнделәр.Катнашучыларга иң катлаулысы машина йөрү һәм тимер юлларны кичү, шулай ук маршрут транспортыннан файдалану кагыйдәләре турында биремнәр бирелде.
Татар-информ
Нет комментариев