Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы авыл җирлеге яңа елга бизәлеп керә +Фотолар

Быел яңа елга әзерлек барышында мәктәп коллективы бик нык көч куйган.

Районыбызда авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары Яңа елга "киенә", "матурая". Түбән Чыршылы авыл җирлеге ел саен диярлек территорияләрен бизиләр. Быел әнә кар булмаса да, мәктәп янында фигуралар ясап куйганнар.

Ә мәктәпнең эчендә ничек матур! Әкият дөньясына эләккән сыман буласың. Чана таккан ак болан көтеп тора, ул әле төрле утлар белән балкый. Бер якта урман җәнлекләре: аю тәпән белән бал тоткан, тиен дә бар.

Салкыннан өшеп кергәч, җылыныр өчен камин да бар. Әйтергә кирәк: гади генә материаллардан шундый оста итеп ясый белгәннәр. Афәрин!

Бар матурлык фотоларда, рәхим итеп карагыз.

Фотолар: авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев