Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы кызлары кәгазьдән, целлофаннан күлмәкләр тегеп, конкурста катнашты (+ФОТОЛАР)

Түбән Чыршылы мәдәният йортында 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышлап укучы кызларыбыз катнашында ”Ягез әле, кызлар!” бәйгесе уздырылды.


Сылу кызларыбыз төрле сынауларда көч сынаштылар: чиктеләр, ризык өстәлләрен бизәү өчен матур чәчәкләр ясадылар, салфеткалар төрделәр, биеделәр, җырладылар, егетләребез белән матур итеп вальс әйләнделәр.

Бәйгенең иң кызыклысы –  төрле материаллардан: целлофан капчыклардан, газеттан, обойдан, челтәрдән төрле фасоннардан теккән күлмәкләрдән мода күрсәтү булды. Бәйгедә катнашкан  тугыз кызыбыз да  һәр биремне җиңел генә башкарды, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм төрле номинацияләргә ия булдылар.

Гүзәл затлар хөрмәтенә Талига белән Альбина ханым башкаруындагы моңлы җырның  сүзләре дә бик матур һәм мәгънәле иде.
Килгән кунаклар, катнашучы кызларга көчле алкышлар кызганмадылар. Бәйрәм искиткеч матур һәм күңелле үтте. Һәр катнашучы күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.

Раилә Әхмәдиева

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев