Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш авылы волонтерлары челтәр үрергә дә, экскурсиягә дә вакыт таба

Тимәш авылында «СВОих не бросаем — Тимяшево» волонтер төркеме эшләп килә.

Алар Лениногорскидагы “СВОих не бросаем” волонтер төркемнең филиалы булып тора. 

Биредәге волонтерлар маскировка челтәре үрә, токмач камырлары җәеп, кул токмачы ясыйлар.

Үзләренең бер көнен алар нефть тарихы сәхифәләренә багышларга булдылар. Тимәш авыл җирлеге башлыгы Халидә Сөләйманова алар өчен Шөгердәге Нефть музеена эскурсия оештырды. 15 тән артык волонтер музейда булып кайтты.

Бу сәфәр туган як тарихы буенча бик күп якты хисләр бүләк итте. Мавыктыргыч экскурсия барысын да рухландырды. Волонтерларның һәркайсы үзләре белән тәэсирләр генә түгел, яңа идеяләр дә алып китте, ә иң мөһиме — яхшылык эшләүне бергә дәвам итү теләге.

“Музей хезмәткәрләре безне ачык йөз белән каршы алды. Музей буенча 2 сәгатьлек экскурсиядә булдык. Барысын да аңлатып сөйләде экскурсияне алып баручы. Шундый ошады. Штольня барысыннан бигрәк зур тәэсирләр калдырды. Рәхмәт оештыручыларга”, - ди волонтер Зөлфирә Абдуллина. 

 

фотолар: Х. Сөләймановадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев