Тимәш мәктәбе педагогы кулланучылар белем бирү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Укытучының эшчәнлеге.
Татарстан Республикасында кулланучылар белем бирү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән Тимәш мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әюпов Фәнил Минаҗетдин улы бүләкләнде.
Бу хакта Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге хәбәр итә.
Педагогның һөнәри осталыгы һәм системалы эше нәтиҗәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнашучы укучылар берничә ел дәвамында тестлаштыруда даими рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр һәм алган белемнәрен практикада уңышлы кулланалар.
Фәнил Әюпов укучыларда хокукый грамоталылык, җаваплылык һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруга зур игътибар бирә.
“Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада берничә тапкыр катнашулары, укучыларның югары әзерлек дәрәҗәсе һәм нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерәбез. Ирешелгән уңышларда гына тукталып калмаска һәм алга таба да җиңүләр булсын”, - ди Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече Наталья Платонова.
фото: Н.Платоновадан
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе яңалыкларын https://vk.com/gosalcogolrt укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев