Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш мәктәбе укучысы Рамил Сәитов Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр конкурсында Дипломант булды

Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең финалы үтте.

Финалга барлыгы 11 төбәктән булган 162 катнашучыдан 7 егет һәм 8 кыз сайланып алынган. Алар 9-11 сыйныф  һәм 9 сыйныфны тәмамлап, урта махсус белем бирү учреждениесенең I-II курслары студентлары.  Шушы 7 егет арасында Тимәш мәктәбе укучысы Рамил Сәитов булуы безне шатландырды, горурлык хисе тудырды.

Конкурсант Рамил башта үзенең укытучысы Рәсимә Хәйрова белән конкурсның катлаулы этапларын уздылар. Рәсимә Фуатовнага укучысын конкурска әзерләү буенча күп тырышырга кирәккәндер. Рамил үзе дә сыната торган егетләрдән түгел.

Беренче турда катнашучылар инша язып, үзләренең портфолиоларын җибәргәннәр. Икенче турда алар жюри әгъзалары биргән сорауларга җавап биргәннәр (видеоэлемтә аша) һәм өч видео төшереп әзерләп, шулай ук жюрига тапшырганнар.

Соңгы тур Казанда узды.  Анда да  төрле этапларда үз көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә, Рамил Сәитов Дипломант исеменә лаек булды. Рамилне һәм аның укытучысы Рәсимә Хәйрованы котлыйбыз! "Рамил бик тырыш, белемле, уңган егет", - дип бәя бирә укытучысы Рәсимә Фуатовна.

"Заман сулышы" газетында Рамилнең конкурста ничек катнашуы турында, нинди хисләр кичергәнлеге турында тулырак материал булачак.

фотолар: Рәсимә Хәйровадан һәм "Ак калфак" оешмасы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев