Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимер юл станциясе микрорайонында яшәүчеләр хуҗасыз этләрдән зарлана (Фотолар)

Шәһәрдә үткән елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы тимер юл станциясе микрорайонында яшәүчеләр өчен 12 нче ТОС үзидарәсендә узды.

Тимер юл станциясенең  мәдәният йортына  халык шактый җыелган иде. Анда  12 нче ТОС рәисе урынбасары Ирина Трищанкова, ООО "Жилсервис" директоры Олег Баштанов, территориянең участок уполномоченные Максим Шароваровның чыгышлары тыңланды. 
Балаларның мәктәптән тыш вакытларын уздыру турында әлеге мәктәпнең  тәрбия буенча директор урынбасары  Виктория Павлова  сөйләп узды. 
Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков  башкарылган эшләр, дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. 
Чыгышлардан соң халыкны борчыган сорауларга җаваплар да бирелде. Монда яшәүчеләрне кар чистарту, юлларны төзекләндерү, хуҗасыз этләр  проблемасы борчый. Шулай ук якын тирәдә даруханә юклыгыннан да зарланучылар булды.


 



Текст һәм фотолар авторы  Зилә Мөдәррисова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев