Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев - Беренче укытучым белән бүген дә аралашабыз

Мәктәптә укыган елларымны бүгенгедәй хәтерлим, ди Тимәш авылы җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев.

-Мәктәптә укыган елларымны бүгенгедәй хәтерлим. 1972-1982 елларда Тимәш мәктәбендә белем алдым. Сыйныфта без егерме тугыз бала идек. Беренче укытучыбыз Валентина Тимофеева булды. Әле ул бүген дә исән-сау, аралашып торабыз.  Минем уйлавымча, күп нәрсә беренче укытучыдан тора. Аның укуга кызысыну уятуы, тәртипле булырга өндәве - барысы да күңелгә кечкенәдән сеңеп кала.

Кеше нинди генә үрләр яуласа да, ул гомер буе беренче укытучысына рәхмәтле булып кала. Белем бирү өлкәсендә армый-талмый эшләгән барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм,  исәнлек- саулык һәм уңышлар теләп калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев