Әтисенә 150 мең сум пенсия тәгаенләгән
ЯҢАЛЫКЛАР

Әтисенә 150 мең сум пенсия тәгаенләгән

Пенсия фондында эшләүче бер хатын, кемнең кулында, шуның авызында икәнен истә тотып булса кирәк, әтисенә шундый игелек күрсәткән.

Ханым өч ел дәвамында пенсия исәпләү турында ялган мәгълүматлар эшли дә әтисенә 150 мең сум пенсия түләп ята. Аннан күрелгән зыян 3,5 миллион сум тәшкил итә.

Тикшерү барышында ул, гаебен танып, зыянны кайтарган.

Былтыр бер россияленең, чит илдә әнисен җирләгәннән соң, 15 ел буена аның пенсиясен алып ятканлыгы билгеле булган иде.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru


Нет комментариев