Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы май бәйрәмнәрендә шашлык әзерләүне тыю турында искә төшерде

25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк.

Бу чорда кайбер чикләүләр гамәлдә, шул исәптән ачык утта шашлык әзерләүгә дә. Бу хакта  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"25 апрельдән 11 майга кадәр бөтен Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. ТР Министрлар Кабинеты карары белән ландшафт янгыннарын булдырмауга юнәлдерелгән берничә превентив чаралар каралган", - дип сөйләде ул.

Карар белән республиканың бөтен территориясендә коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруга, шулай ук торак пунктларда, урман белән чиктәш бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре территорияләрендә ачык утта (учакларда һәм мангалларда) ризык әзерләүгә тулы тыю кертелде.

"Май бәйрәмнәрендә актуаль сорау – ачык утта шашлык пешерү. Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда,  һәм балаларны савыктыру лагерьларында ризык әзерләү рөхсәт ителми", - диде Садыйков.

Бу чикләү кафе һәм рестораннарга кагылмый. Урман массивларыннан ерак урнашкан өй яны кишәрлекләрендә ризык һәм шашлыкларны бары тик мангалларда гына әзерләргә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта якындагы биналарга һәм корылмаларга кадәр биш метрдан да ким булмаска тиеш.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев