Трамплинчы якташыбыз Данил Садриев Россия Кубогында җиңү яулады
Берничә көн элек Түбән Тагил шәһәренең трамплиннар комплексында Россия Кубогының 9 нчы этабы ярышлары булып узды.
К120 трамплинында барган көч сынашуларда Данил Садриев иң югары нәтиҗәне күрсәтте. Әмма җиңү шатлыгына күләгә төшерүче сәбәп бар, якташыбыз 2026 елда Олимпия уеннарында чыгыш ясамаячак.
Данил һәм уеннарда катнашу өчен нейтраль статус алган тагын ике Россия трамплинчысы Михаил Назаров һәм Илья Маньков, шулай ук чаңгычы Артем Галунин Шенген визаларын ала алмадылар.
Шуның аркасында алар мәҗбүри процедура – 3D-сканерлау һәм экипировканы тикшерү өчен Австриягә очып китә алмадылар . Ә бу процедурадан башка ярышларга кертү мөмкин түгел. Нәтиҗәдә, безнең спортчылар олимпиадада катнашу өчен азаккы квалификация старты – Кытайда узачак Континенталь Кубокка бара алмадылар, ә ул инде бу атнада башланачак.
фото: архив, татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев